Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа уку елында мәктәп каникулларының графигы үзгәрми
Укучылар һәр чиректән соң ял итәчәк.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа уку елында мәктәп укучылары алдан билгеләнгән график буенча ял итәчәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
«Бу модульле каникуллар дип ата торган яллар, яки чирекләрдән соң каникул», — дип аңлатканнар ведомствода.
Быел Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка былтыргыга караганда 5 меңгә артык бала бара. Республикада сигез яңа мәктәп ачыла.
Оешмалар көндезге форматта эшли. Ләкин коронавирус куркынычы саклану сәбәпле, мәктәпләр аерым кагыйдәләр кертелде. 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә гадәти режимда уку елы башланачак. Яңа кагыйдәләр буенча, дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз