news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани исемендәге гимназиянең яңа директоры: Фәннәр татар телендә укытылачак

Быел директор вазифасына керешкән Рамил Гайнуллин гимназиядә кардиналь үзгәрешләр кирәк түгел дип саный.

Мәрҗани исемендәге гимназиянең яңа директоры: Фәннәр татар телендә укытылачак
Рифат Каюмов

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры итеп билгеләнгән Рамил Гайнуллин яңа уку елында да фәннәрне укыту татар телендә булачак дип белдерде. Бу турыда ул Белем көне уңаеннан оештырылган линейкада «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Фәннәрне укыту татар телендә булачак. Үзебезнең традицияләребездән һәм татар телендә төпле белем бирү максатыннан читкә талпынмаячакбыз», — диде Рамил Гайнуллин.

Казанның Мәскәү һәм Киров районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмира Уразова укытучылар җыелышында яңа директорны коллектив белән таныштырган. Директор укытучылар белән аерым очрашулар булмавын, ә урынбасарлар белән тыгыз хезмәттәшлек оешканын әйтте. «Коллектив мине бик җылы кабул итте», — дип уртаклашты Рамил Гайнуллин.

«Камәрия Зиннуровна дистә еллар эчендә көчле укыту системасын төзегән. Милли мәгарифнең флагманы булган 2нче гимназиягә туры килерлек итеп, эшләрен җиренә җиткереп башкара торган укытучылар сайланылган. Алар бүгенге көндә дә эшчәнлеген дәвам итә һәм киләчәктә дә шулай хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм», — дип сөйләде Казанның 2нче гимназиясе директоры.

Рамил Гайнуллин кардиналь үзгәрешләр кирәк түгел дип саный. «Гимназия яхшы күрсәткечләр белән тәрбия һәм укыту процессын алып бара, балалар зур уңышларга ирешә, олимпиадаларда җиңә. Бердәм дәүләт имтиханын даими рәвештә 100 баллга биреп баручы укучылар әзерләүче укытучыларыбыз бар. Кискен үзгәрешләр кирәкми», — диде гимназиянең яңа директоры.

 

Быел август башында Камәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе директоры вазифасыннан китә, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100