Камәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе директоры вазифасыннан китә

Яңа директор итеп моңа кадәр 13нче гимназия директоры булып эшләгән Рамил Гайнуллин билгеләнәчәк.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Казанның 2нче татар гимназиясен 30 елга якын җитәкләгән директор Камәрия Хәмидуллина лаеклы ялга китә. Бу хактагы мәгълүматны ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Яшем белән бәйле ялга китәргә карар кабул иттем. Әлегә боерык юк», — дип аңлатты Камәрия Хәмидуллина. Ул боерык чыкмыйча үз урынына кем каласын әйтмәде.

«Татар-информ”га билгеле булганча, Камәрия Хәмидуллина урынына бүгенге көндә 13нче гимназияне җитәкләгән Рамил Гайнуллин билгеләнергә тиеш.

«Мәгариф идарәсеннән 2нче гимназияне җитәкләргә тәкъдим ясадылар. Әлегә мин авылда ялда, рәсми кәгазьләрне күрмәдем», — дип хәбәр итте Казанның 13нче гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин.