news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси торак төзүчеләр: Урман фондын тулыландыру - безнең төп бурыч

Шәхси торак төзүчеләр: Урман фондын тулыландыру - безнең төп бурыч
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шәхси торак төзелеше федерациясе җитәкчесе Рамил Усманов агач утырту акциясендә катнашуның төзүчеләр өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын сөйләде. Бу хакта ул «Урманфест» акциясенә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Урманфест» акциясе - мөһим проект. Бу экологик яшәү рәвеше һәм бизнес алып баруның бер үрнәге. Урман фондын тулыландыру – торак төзүчеләрнең төп бурычы. Пандемиядән соң шәхси торак төзелеше темп алды, шәһәр читендә яшәргә теләүчеләр арта. Без йортлар вакытында кулланылышка тапшырылу һәм сыйфатлы булу яклы. Шулай ук башка төзүчеләр тарафыннан алданган клиентлар белән дә эш итәбез», - диде ул.

Ул акциядә меңләгән кешенең катнашуын әйтте. Быел катнашучылар саны 2-3 мең булыр дип көтәләр.

«Урманфест»ны Сабантуй кебек берләштерә торган милли бәйрәм итәсе килә. Без гаилә кыйммәтләрен, үзара аралашуны, ресурсларны тулыландыруны өстен куябыз. Акция аша без шәһәрдән читтә яшәүне дә пропагандалыйбыз. Дөресен әйтәм, чара вакытында мин үзем 50 агач утыртырга гына җитешәм, чөнки оештыру мәсьәләләрен хәл итәсе була. Катнашучыларга пылау өләшүдә мин үзем торам», - дип сөйләде ул.

«Урманфест» проектына нигез салучы, төзелеш оешмасы җитәкчесе Фаил Әхмәтханов акциядә балалары белән бергә катнашуын әйтте. «Минем 3 кызым һәм улым бар. Акция кысаларында 600дән артык агач утырттык. Балалар үзләре теләп катнаша, көтеп алалар. Бу чараның шундый тәрбияви ягы да бар», - ди ул.

Аның сүзләренчә, акция өчен Татарстанда җитештерелгән үсентеләр сатып алына. Нигездә, нарат агачлары утырталар. «Былтыр Питрәч районында борщевик үскән урында яфраклы агачлар утырттык. Без урманчылар белән киңәшләшәбез. Төзелеш өлкәсендә күбрәк ылыслы агачлар кулланыла дип, бары тик ылыслыларны гына утыртабыз дигән сүз түгел», - диде ул.

Проект җитәкчесе Гөлнара Рөстәмова балаларының 300ләп гач утыртуы турында сөйләде. «Оештыручы булгач, мин үзем агач утыртырга өлгермим. Минем балалар олы инде, алар утырта. шунысы да бар, агач утыртыла торган урыннарда интернет эшләми, шуңа гаджетларны кулланып булмый. Балалар тулысы белән бирелә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100