news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урманфест» акциясен оештыручылар Россиянең рекордлар китабына керергә ниятли

«Урманфест» акциясен оештыручылар Россиянең рекордлар китабына керергә ниятли
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Агачлар утырту буенча «Урманфест» акциясен оештыручылар киләсе 5 елда Россия рекордын кую максатына ирешергә тели. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Акциягә нигез салучы, төзелеш оешмасы җитәкчесе Фаил Әхмәтханов бу чараның тарихы һәм максатлары турында әйтте.

«Без, әлбәттә, төзелештә агач кулланабыз. Бер дустым: «Сез агач кулланасыз, агач утырта башларга теләмисезме», - дигән иде. Бу фикер миңа ошады. Бу акция 5нче ел уза. Ел саен киңәя барды. Экологияне яхшыртырга теләү өстенлек итте. Мин үзем дә 4 бала әтисе. Балаларым өчен барлык шартларны да яхшыртырга телим, бу экологиягә дә кагыла. Шулай ук, бер көндә утыртылган агачлар саны белән Россия рекордлары китабына керү нияте дә барлыкка килде», - дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россия рекордлар китабында агач утырту буенча рекорд теркәлмәгән. «Без анда хәзер дә керә алабыз, әмма тагын да масштаблырак эшлисе килә. Миллион булсын иде дибез», - диде. Ул аңлатканча, киләсе 5 елда акциянең географиясе киңәю күз уңында тотыла һәм Россиянең төрле төбәкләре бер көндә акциягә чыга алачак.

«Акция елына ике тапкыр уза. Бу язда без 4 җирдә агач утыртабыз. Казанның яңа «Наташа» хосписы тирәсенә 500 җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар утырттык. 11 майда - Баулы, 12 майда - Питрәч. 18 майда Менделеевск районнарында 300 мең агач утыртырга ниятлибез. Көзге акцияне дә исәпләгәндә, быел барысы 500 мең агач утыртырга телибез», - диде ул.

Шәхси торак төзелеше федерациясе җитәкчесе Рамил Усманов сүзләренчә, чарада бәйрәм мохите хөкем сөрә.

«Чарага балалар белән киләләр. Бик җылы мохит урнаша. Бу чара гаиләләрне берләштерә, табигатькә чыгу өчен бер мөмкинлек тә булып тора. Без катнашучыларны пылау белән сыйлыйбыз, концерт программасы әзерлибез, балалар өчен дә программа каралган. Районнарда чара бик зурлап уза. Район башлыклары безгә кушыла. Анда бөтен кеше дә бертигез», - диде ул.

Проект җитәкчесе Гөлнара Рөстәмова балалар өчен тагын бер яңа проект эшләүләрен әйтте. Балалар акция өчен үзләре агач үсентесе үстерә алачак. «Без районнардагы мәктәп балаларына 600 нарат орлыгы тараттык. Алар үсенте үсешен дә үзләре күзәтә алачак. Бу акция нигезендә балалар төрле проектлар эшләре дә яза алачак. Кешеләр безнең акциядә бик теләп катнаша. Күзәтүләр буенча, былтыргы үсентеләрнең 98 проценты үсеп китте», - дип сөйләде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, акцияне үткәрүдә Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы зур ярдәм күрсәтә. Агач утырту өчен мәйданнарны да алар билгели, ә райондагы урманчылар агач төрләрен сайлау буенча киңәшләрен бирә. Акциядә һәр теләгән кеше катнаша ала. Тулы мәгълүмат «Урманфест» сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100