news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда мәктәп укучылары сугышканнан соң, Мәгариф министрлыгы киңәшләр бирде

Хезмәт тикшерүеннән соң, министрлык муниципаль психологик-педагогик хезмәткәрләр эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим итте.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Сарманда мәктәп укучыларының сугышуы сәбәпле хезмәт тикшерүен үткәргәннән соң киңәш-тәкъдимнәр бирде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Министрлык Сармандагы хәлне шунда ук контрольгә алды, мәгариф бүлеге башлыгы, директор, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары белән тикшерелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында балигъ булмаган балаларны күзәтеп тору, тәртип һәм башка хокук бозу гамәлләрен профилактикалау буенча ведомствоара эш төркеменең чираттан тыш утырышы узды. Анда мәктәп директоры, мәгариф бүлеге башлыгы, район башлыгы урынбасары катнашты», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта бу хәл турында фикер алышу вакытында яшүсмерләр һәм ата-аналар белән профилактика эшенең тиешле дәрәҗәдә булмавы, муниципаль психологик-педагогик хезмәткәрләрнең нәтиҗәле эшләмәве ачыкланган.

«Педагоглар коллективында һәм ата-аналар җыелышларында РФ Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзорның мәгариф учреждениеләрендә мобиль җайланмалардан файдалану буенча методик рекомендацияләрен кабат өйрәнергә, хокук һәм бурычларны, шулай ук Интернет челтәрендә дә, үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлатырга тәкъдим ителде», - диделәр ведомствода.

Шулай ук мәктәп укучыларының белем бирү оешмасы территориясендә оештырылмаган чараларда катнашуына юл куймау өчен дәресләр, дәрестән тыш дәресләр һәм түгәрәкләр расписаниесен яңадан карарга тәкъдим ителде.

Моннан тыш, министрлык муниципаль психологик-педагогик хезмәткәрләр эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим итте. «Хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре буенча, мондый хәлләргә юл куймас өчен, әлеге учреждениедә белем бирү процессын оештыру өчен җаваплы затларга чаралар күрергә тәкъдим ителде», – диделәр матбугат хезмәтендә.

23 гыйнварда Сарманда бер мәктәп укучылары арасында низаг була. Бишенче сыйныфта укучы кыз һәм җиденче сыйныфта укучы малай сыйныфташлары янында көч сынаша. Аларның үзара сугышуын кесә телефоны камерасына төшерәләр.

«Татар-информ» элек Сарман районында укучыларның сугышу факты буенча прокурор тикшерүе нәтиҗәләре турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100