news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов укытучысы: Татар телендә белем алыр өчен хәтта күрше шәһәрләрдән укырга киләләр

«Авылдан килгән балалар татарча сөйләшә, татар телен бер дә белмәгән, әмма татар гаиләсендә туып үскән укучылар да бар», - диде Идалия Насыйрова.

Саратов укытучысы: Татар телендә белем алыр өчен хәтта күрше шәһәрләрдән укырга киләләр
Зилә Мөбәрәкшина

Саратов шәһәре Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясенең татар теле укытучысы Идалия Насыйрова татар телен укыр өчен, күрше шәһәрләрдән дә татар балалары белем алырга килүен әйтте.

«Безнең гимназия Саратов шәһәре уртасында урнашкан. 400гә якын, уннан артык милләт баласы укый: татар, казах, таҗик, үзбәк, рус һ.б. Чит милләт балалары да гимназиягә бик теләп укырга килә. Татар теле дәресләре 1-11 сыйныфта укытыла. Саратов өлкәсендә җиде татар мәктәбе бар. Гимназиябез аларга база булып тора. Бергәләп методик кулланма, киңәшмәләр, балалар өчен төрле чаралар үткәрәбез», - диде ул «Татар-информ»га.

Идалия Насыйрова быел башлангыч сыйныфларны укыта башлаган. «Авылдан килгән балалар татарча сөйләшә, татар телен бер дә белмәгән, әмма татар гаиләсендә туып үскән укучылар бар. Андый ата-аналар балаларын үзләре теләп китерә. «Татар телен өйрәнер өчен гимназиягә балабызны укырга кертәбез», - диләр. Төрле бала, төрле гаилә бар. Күбесе теләп укый», - диде.

Дәресләр татар теленнән рус теленә тәрҗемә белән бара. «Дәрестә төрле милләт балалары утыра, шуңа күрә дәресләрне татарча аңлатырга тырышабыз. Шул ук вакытта бөтен кеше аңласын өчен, рус теленә тәрҗемә итәбез. Әти-әниләр балаларын гимназиягә укырга керткәндә килешү төзи, алар анда «үзебез теләп татар телен укыйбыз» дип яза. Шуңа күрә ата-аналар, балалар арасында каршылык тумый», - ди укытучы.

Бу уку елында укучыларга беренче тапкыр татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын бирү мөмкинлеге булдырылган. «Әмма татар теленнән БДИны сайлаучы булмады, чөнки үзебездә дә уку йортлары күп. Казан белән чагыштырганда, Саратовта татар теленә ихтыяҗ юк. Укучыларның күбесе Саратовта укырга кала, Казанга барып укучылар сирәк. Шулай да, татар җанлы өметле яшьләребез бар», - диде Идалия Насыйрова.

Ул хәзерге вакытта яңа технологияләр куллануын, интернет, qr-кодлар, презентацияләр белән эшләвен әйтте. «Балаларны татар теленә үземчә кызыксындырырга тырышам. Мәсәлән, дәресләрдә төрле кызыклы фактлар китерәм. Әдәби әсәрләрдән мисаллар кулланам, ул төрле эмоцияләр аша, укучыларның күңеленә үтеп керә. Дәрестән тыш чаралар да актив уза», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

«Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә проблема юк. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәрдаим дәреслекләр белән тәэмин итеп тора. Кабинетларда компьютерлар, интерактив такта, әсбаплар бар. Сорау туа икән, Саратов өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать итәбез, алар төрле яклап булыша», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100