news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татарстан Матбугаты көнен билгеләп үттеләр

Чарада Казан Федераль Университетыннан Әлфия Йосыпова җитәкчелегендә зур делегация катнашты.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Санкт-Петербург дәүләт университеты филология факультеты эчке ишегалдында Россиядә беренче татар газетасы “Нур”га нигез салган танылган мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов бюсты янында Татарстан Республикасы Матбугат көненә багышланган чара узды. Бу хакта чараны оештырган Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Матбугат көненә багышланган чарада төбәкнең татар җәмәгатьчелеге, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультет вәкилләре, һәйкәл скульпторы Винера Абдуллина катнашкан. Шулай ук Казан Федераль Университетыннан Татар филологиясе һәм тарихы факультеты гамәли лингвистика һәм тәрҗемә кафедрасы җитәкчесе Әлфия Йосыпова җитәкчелегендә зур делегация булган.

Татарстан Матбугаты көненә багышланган чарада котлау сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясаган.

  • Татарстан Матбугаты көне уздыру турында карар Татарстан Республикасы парламенты тарафыннан 1998 елны кабул ителде һәм ул 19 майда - беренче татар газетасы “Нур”ның беренче саны чыккан көнне билгеләп үтелә.
  • Беренче татар газетасы “Нур”га нигез салган танылган мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Атаулла Баязитов аның беренче нашире һәм мөхәррире булган. "Нур" газетасы Петербургта 1905 елның 2 (15) сентябреннән чыга башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100