news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Салих Габадуллинның яңа китабы чыкты

Китапка шагыйрьнең 51 яңа шигыре кергән.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта Салих Габадуллинның “Диалог с судьбой. Стихотворения” китабы дөнья күрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

Салих Габадуллинның Санкт-Петербург каласында басылган “Диалог с судьбой” китабы “Путь к себе” дип аталган беренче китабының дәвамы. Бу китапта тема дәвам иттерелеп, киңәя, анда христиан һәм мөселман мәдәнияте казанышлары һәм традицион кыйммәтләре сурәтләнә. Китапка 51 яңа шигырь янына беренче китап басылган 20 шигырь дә өстәлгән.

"С.Габадуллин шигырьләрендә кече яшьтән күңелен әрнеткән гаделсезлек һәм шуңа да карамастан шәфкатьле йөрәгенең катмавы, дөрес һәм бәхетле тормышка булган оптимизм һәм ышанычы - барысы бергә үрелеп барган", диелә әлеге хәбәрдә.

“Билгеле, иҗат башында торганнарда, хәтта танылган шагыйрьләрдә дә уңышсыз рифмалар, эшләнеп бетмәгән яклары була. Хәер, аның кайсылары контекстта аклана да. Әмма, минем фикеремчә, биредә аның өчен балачактан кадерле булган кече ватаны - Шахунья, Түбән Новгород, Казан яны авыллары ачыла, Муса Җәлил, Тукай, татар халык җырчылары  А. Асадуллин, Х.Фәрхи, Ә. Авзалова, этнолог Л. Гумилев һәм башкалар образлары аша милли татар һәм Россия мәдәниятендә үз урынын тою чагыла”, - дип сөйләгән язучы, Россия төбәкара язучылар берлеге әгъзасы Камил Яфаров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100