news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Мөхәммәт пәйгамбәр турында лекцияләр циклы башлана

Чараны Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килгән ай башлану уңаеннан, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәте оештыра.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Мөхәммәт пәйгамбәр дөньяга килгән ай башлану уңаеннан, ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте соңгы пәйгамбәр турында лекцияләр циклын башлый. Бу хакта Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 ноябрьдә Мөхәммәт пәйгамбәрнең пәйгамбәрлек миссиясенә кадәрге тормышына багышланган беренче лекция оештырыла. Лекцияне Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамы Рамзан Хациев уздыра.

«Без әлеге лекциядә, барыннан да элек, Мөхәммәт пәйгамбәрнең шәхесенә җентекләп тукталачакбыз, бүгенге көн контекстыннан чыгып, безнең өчен мөһим тоелган күпсанлы мисалларны ачыкларга тырышачакбыз», - дигән Р.Хациев.

Лекциягә теләге булган һәркем килә ала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100