news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сания Әхмәтҗанова: «Гаилә» китапханәсе - гаиләләрне язучылар белән очраштыру урыны булсын

Сания Әхмәтҗанова: «Гаилә» китапханәсе - гаиләләрне язучылар белән очраштыру урыны булсын
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, педагог, җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова төзекләндерүдән соң ачылган Казанның 27нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе гаиләләрне язучылар белән очраштыру урыны булыр дип саный.

«Гаилә» китапханәсе язучыны гаиләгә якынайта, гаиләләрне язучылар белән очраштыра торган урын булыр дип өметләнәм. «Гаилә» китапханәсе эшчәнлегенә зур өметләр баглыйм», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, китапханә дөньякүләм танылган дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Баруди урамында урнашкан. «Китапханә бинасы диварларында Тукай, Пушкин белән беррәттән Барудиның да барельефы куелган. Бу да җәлеп итеп тора. Киләчәктә китапханәдә китап укучылар белән очрашырмын, мәктәп, балалар бакчасына йөрүчеләр белән күңелле очрашулар, әдәби чаралар булыр дип түземсезлек белән көтеп торам», - диде ул.

«Республикада бик күп мәдәни, мәгариф, спорт, сәламәтләндерү, дини объектлар ачылып тора. Бу республикабызның яшәеш дәрәҗәсен, рухи юнәлешен күрсәтә. Без моңа бик шат. Тәрбияче һәм укытучы буларак, мәгариф объектлары ачылу - минем өчен икеләтә куаныч. Хәзер роботлар, заманча технологияләр, цифрлаштыру көнкүрешебездә килеп керде. Шушы заманда яңача яшәү рәвешендә «Гаилә» китапханәсе ачылу күктән төшкән бәхет кебек», - дип бәяләде ул.

Шагыйрә китапханәдәге шартлар замана таләпләренә туры килә дип саный. «Балалар арбасы белән баскычтан җиңел генә күтәрелеп була икән, дип уйладым. Үземнең яшьлегем искә төште: миңа институтны күкрәк баласы белән тәмамларга туры килде, ул вакытта китапханәләргә баскычтан бала арбаларын күтәреп менү, тыгыз уку залларында шөгыльләнү уңайсыз иде. Бу китапханәдә сабыйлары белән килгән аналарга мөмкинлекләр тудырылган – бала биләү бүлмәсе дә бар», - диде ул.

«Гаилә» һәм «китапханә» сүзләренең янәшә торуы – үзе үк зур мәгънәгә ия, чөнки гаилә китапханәдән аерылгысыз булырга тиеш. Халкыбыз: «Иң бай, нурлы йорт – китаплы йорт», - дигән. Ә «Гаилә» китапханәсендә дөнья халыкларының рухи кыйммәтләре тупланган. Мин ишек бусагасын атлап керүгә үк яктылыкка, нурга, милли бизәкләргә игътибар иттем. Үзенә җәлеп итеп тора торган китапханә булачак», - диде шагыйрә.

Сания Әхмәтҗанова китапханәләргә очрашуларга еш чакыруларын әйтте. «Әдәбият сөючеләр белән аралашу, күзгә-күз очрашу бер-береңә нәрсә кирәген аңлап, киләчәккә иҗат юнәлешләрен билгеләр өчен ярдәм итә. Халкыбыз бүген аралашусыз, шигъриятсез, әдәбиятсыз тора алмый. Хәтта халык арасында язучылар артты, чөнки хәзер барыбызның да хис-тойгылар кискенләшкән, үзенчәлекле чорны кичергән вакыт. Кеше үзенең эчке кичерешләрен, күңел халәтен сүз белән әйтеп бирә. Шуңа да чордашларыбыз эчке уйларын әдәби әсәрләр аша әйтеп бирергә тырыша.

Китапханәләргә профессиональ язучыларның гына түгел, халыкның да ихтыяҗы зур», - дип саный шагыйрә Сания Әхмәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100