news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төзекләндерелгәннән соң «Гаилә» китапханәсе ачылды

Казанда төзекләндерелгәннән соң «Гаилә» китапханәсе ачылды
tatarstan.ru

Казанның 27нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты. Китапханә ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. булды.

  • Мәгълүм булганча, китапханә 1980 елларда төзелгән булган. Ремонт эшләре узган елның октябрендә башланган булган. Иң элек кунаклар китапханәнең балалар уку залында булды. Анда төрле милләт вәкилләренең милли бизәкләре мозаика формасында урын алган, һәр бизәк янында qr-код бар, аңа басып, төрле милләт вәкилләренең әкиятләрен карарга була. Соңрак алар зурлар өчен уку бүлмәсен, рус, татар һәм чит ил китаплары урнашкан киштәләрне, компьютер һәм ял итү бүлмәсен карады.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Бер ел да үтмәде, китапханәдә төзекләндерү эшләре бетте. Бина яңартылды, төрле уңайлыклар булдырылды, китапханә белән бәйле эшләр автоматлаштырылды, техник мәсьәләләр хәл ителде. Иң мөһиме – биредә 50 меңгә якын экземпляр китап бар, шул ук вакытта укучылар бездә «Литрес» сайтыннан электрон китаплар укый ала», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Резедә Исмәгыйлева.

Аның әйтүенчә, барлык китаплар да бер китапханәдә генә булмаска мөмкин. «Әгәр нинди дә булса китап бездә булмаса, заказ бирә алабыз һәм аны өч көн эчендә алып китереп бирәчәкләр. Китап уку – бер, балаларга китап авторлары турында күбрәк сөйләргә, иҗат әһелләре белән иҗади очрашулар да үткәрергә кирәк. Шуның өчен балалар һәм ата-аналар өчен әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар булыр дип уйлыйм», - дип аңлатты ул.

«Гаилә» китапханәсе хезмәткәрләре гаиләләрне китап укуга җәлеп итүне төп концепция итеп билгеләгән. «Теләгән һәркем монда килеп йөри ала. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр инде кызыксына, килә башлады. Кызыксындыру чаралары булыр, балалар, яшьләрне җәлеп итә алырбыз дип өметләнәм. Китапханәдә барлык шартлар да бар: балаларны биләү, шахмат бүлмәләре, әйберләрне куяр өчен ачкычка бикләнә торган тартмалар һ.б», - диде Резедә Исмәгыйлева.

Китапханәдә журналист һәм блогерларга төрле шәхесләр белән әңгәмәләр кору өчен резиденция булдырылган. «Монда әкиятләр, аудиокитаплар, подкастлар яздырыр өчен җиһазлар бар, кирәк икән, синтезаторда да уйнарга була, ноталы китаплар да бар, уникаль язмалар тупланган — пластинкалар да тыңлап була. Иҗат белән шөгыльләнер өчен менә дигән урын», - диде Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Азат Абзалов һәм идарәнең бүлек җитәкчесе Рузилә Камалова чакыруы буенча, китапханә ачылу тантанасында «Татар-информ» хәбәрчесе белән шагыйрә, педагог, җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова да катнашты.

«Без кунакларга заманча компьютер технологияләрен «язучы – журналист» әңгәмәсендә файдалану мөмкинлеген гамәлдә тәкъдим иттек. Техник әсбаплар белән махсус җиһазландырылган бүлмәдә аудиокитап яздыру, пластинкалардан тарихи язмалар тыңлау, видеога төшерү мөмкинлеге дә бар. Монда ноутбук белән килүчеләр өчен wi-fi зоналары җиһазландырылган, шулай ук китапханәнең компьютер җайланмаларыннан файдаланырга мөмкин», - диде Сания Әхмәтҗанова.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова белән «Гаилә» китапханәсендәге әңгәмә «Татар-информ» сайтында чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100