news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнгать белгече Лилия Җиһаншина: Мөнәҗәтне җыр итеп башкару дөрес түгел

Сәнгать белгече Лилия Җиһаншина: Мөнәҗәтне җыр итеп башкару дөрес түгел
Зилә Мөбәрәкшина

Сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Җиһаншина мөнәҗәтләргә бормалар кушып, аларны җыр итеп башкаруның дөрес булмавын әйтте.

«Яшьләребез мөнәҗәтләргә тартыла. Кемдер аны бормалар кушып, җырга әйләндереп башкара. Бу хич тә дөрес түгел. Мөнәҗәт – җыр түгел, ул Аллаһы Тәгалә белән серләрне бүлешү. Монда тавышыңның көчле, матур икәнен күрсәтү мөһим түгел. Мөнәҗәтнең сүзләре беренче урында тора. Аның традициясе шул», - диде ул «Кышкар нуры» фестивалендә чыгышында.

Лилия Җиһаншина беренче тапкыр мөнәҗәтләрне Казан дәүләт консерваториясендә этномузыкология кафедрасында укыганда ишетә. «Ел саен студентлар белән экспедицияләргә чыга идек. Төрле районнарда, төбәкләрдә мөнәҗәтләр яздырдым. Андагы әбиләр кебек үземә дә мөнәҗәтләр дәфтәрен тупладым, чөнки һәр мөнәҗәтнең үз көе, тексты бар. Апалар-әбиләр күңеле моңсуланганда мөнәҗәт дәфтәрен алып, мөнәҗәт көйләгән», - диде ул.

«Мөнәҗәт – көйләп уку сәнгатенә керә. Һәр апада бер-ике көй булган. Мөнәҗәт дәфтәрендә бөтен текстны шул ике көйгә салып, көйләп була. Мөнәҗәт дәфтәрләре дә буыннан-буынга сакланып килгән», - дип сөйләде сәнгать белгече.

Лилия Җиһаншина Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында язып алынган «Әлвидаг» дигән мөнәҗәтне көйләп күрсәтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100