news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кышкар нуры» фестивале катнашучысы: Кышкар мәдрәсәсе ил күләмендә игътибарга алынса иде

«Кышкар мәчетенә җитәкчеләр игътибар итсә, мәчет тагын да күркәм булып эшләп китәр иде», - диде катнашучылар.

«Кышкар нуры» фестивале катнашучысы: Кышкар мәдрәсәсе ил күләмендә игътибарга алынса иде
Зилә Мөбәрәкшина

Арча районы Кышкар мәдрәсәсендә беренче тапкыр «Кышкар нуры» дип исемләнгән фестиваль үтте. Чараны «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы, «Безнең мирас» журналы, Кышкар авылы мәдәният йорты оештырды.

«Кышкарның киләчәге һәрберебездән тора. Аның мәдрәсәсен дә торгызырга кирәк. Хәзерге вакытта Курса авылында мәдрәсә төзекләндерелә. Кышкар мәдрәсәсе дә ил күләмендә игътибарга алынса иде», - диде Кышкар авылы имам-хатыйбы Радик хәзрәт Кәримов.

Каенсар авылы мәчете имам-хатыйбы Надир хәзрәт Гатауллин фестиваль дәвамлы булсын, мәчетнең гөрләп эшләп торсын иде, дигән теләген әйтте. «Кышкар мәчетенә җитәкчеләр игътибар итсә, мәчет тагын да күркәм булып эшләп китәр иде. Бу Татарстанда беренче һәм борынгы мәчетләрнең берсе санала. Бүгенге көндә районда 93 мәчет эшли. Мәчкәрә укулары кебек Кышкар укулары оештырылса әйбәт булыр иде. Зур шәхесләребез чыккан Кышкар авылы турында халыкка җиткерәсе килә», - диде ул.

«Кышкар нуры» фестивале оештыручысы, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова киләчәктә чараны «Кышкар укулары» дип исемләнгән конференция итеп уздырырга өметләнә. «Кичә генә Нәкый Исәнбәтнең архивында бер кулъязма таптык. Ул Исмәгыйль хәлфә Үтәмешевның Кышкар мәдрәсәсе шәкерте булуын, Аристотельны яратуын әйтә. Иң кызыгы – шушы мәдрәсә шәкертләре рус мәктәпләренә барып, фәлсәфи дебатларда катнашып, беренче урыннар алган», - диде ул.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Кышкар мәдрәсәсендә белем алган әдип Гасыйм Лотфиның истәлекләренә тукталды. «Кышкар халкы үз сүзендә, вәгъдәсендә тора торган кешеләр. Әтнә базарында берсе йомыш әйтеп җибәрсә, аның көнендә, вакытында үтәвен бер кеше дә онытмый иде, дип яза ул. Кышкар авылы халкының шундый уңай сыйфаты булган», - диде ул.

«Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров Кышкар авылы имам-хатыйбы Радик хәзрәт Кәримовка рәхмәт әйтте. «Кышкар халкы, дине, мәхәлләсе өчен Сездән дә күбрәк кайгыручы юктыр. Сез халыкны агарту белән генә шөгыльләнмисез, эзләнәсез дә. Узган ел гына югала барган каберлекләрне табып, аларны чистарттыгыз. Бу Сезнең иманыгызның көчле булуы турында сөйли. Авылны яшәткән, үстергән авыл халкына рәхмәт», - диде ул.

«Рамазан аенда һәм Тукай ае башланып киткән көннәрдә бу очрашу бик кирәк иде. Истәлекләребезне барлауга беренче адым. Килгән саен яңа тарихи чыганаклар белән танышабыз. Мәдрәсәдә электән үк нур бөркелеп торган, дини, дөньяви, мәдәни белем дә бирелгән. Телебезне, динебезне саклауга иң күп өлеш керткән мәдрәсәләрнең берсе. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев исеменнән очрашуны оештыручыларга рәхмәт», - диде Арча мәдәният йорты җитәкчесе Илфар Әюпов.

Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музее комплексы директоры Дамир Абдуллин Габдулла Тукайның 140 еллыгында дәүләт һәм иганәчеләр ярдәме белән Кышкар мәдрәсәсен төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. «Иң мөһиме – авылда асфальт юл бар. Мәдрәсәне төзекләндерә алырбыз дип өметләнәм. Музейга килгән туристларны Кышкар мәдрәсәсенә алып килүне үз өстемә алам. Бу дини бер үзәккә әйләнер дип уйлыйм», - диде ул.

Россия Ислам институты доценты Резедә Сафиуллина-Ибраһимова Казан артында мәчетләрнең күп булуын мәчет каршында мәдрәсәләрнең эшләве белән аңлатты. «Иң күп мәдрәсәләр Казан артында урнашкан булган. Шул исәптән, Кышкар мәдрәсәсе дә. Казан яулап алынганнан соң, чукындыру сәясәтеннән качып, татарларның күбесе читкә киткән. Күбесе мари урманнарына – Казан артына качкан», - диде ул.

Фестивальдә Казан федераль университетының Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Татар халык хоры да чыгыш ясады.

  • Кышкар мәдрәсәсе — Казан губернасының Кышкар авылында сәүдәгәр Баязит әл-Кышкари тарафыннан XVIII гасыр башында оештырылган мәдрәсә. Кышкар мәдрәсәсендә Гатаулла Баязитов, Габделҗәббар Кандалый, Таип Яхин, Мотыйгулла Төxвәтуллин, шулай ук Русиянең күп кенә төрки халык вәкилләре укый. 1918 елдан соң ябыла. Кышкар мәдрәсәсендә төрле елларда: Санкт-Петербург имамы Гатаулла Баязитов, татар шагыйре Габделҗаббар Кандалый, Кушлавыч авылы мулласы, Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев, Габдулла Тукайның укытучысы Мотыйгулла Төхвәтуллин һ.б. укый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100