Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Садыйков «Туганайлар» оештырган Медиапитрауда: Питрау җитте – җәй бетте
«Татмедиа» АҖ «Туганайлар» керәшен газетасы бишенче ел оештырып килгән Медиапитрау бәйрәмендә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чыгыш ясады һәм чараның әһәмиятен югары бәяләде.
«Питрау җитте – җәй бетте, диләр. Бу бәйрәм белән котлыйсым килә бөтен халкыбызны, коллегаларыбызны. Менә биш ел рәттән «Татмедиа» каршында без шушындый зур бәйрәм үткәрәбез – Медиапитрау. Күптән түгел генә Казанның Уникаль осталык үзәгендә фотокүргәзмә ачылды. Бөтенегезне дә шунда чакырабыз. Бушлай күргәзмәне килеп карагыз, анда Питрауга багышланган иң матур һәм якты фотолар җыелган. Чын күңелдән барлык керәшен дусларны бәйрәм белән котлыйсым килә. Бөтен халык җыелып күңел ача торган бәйрәм ул, керәшеннәр генә түгел, барысын да берләштерә ул. Бик күңелле үтә ул», – дип белдерде «Татмедиа» генераль директоры.

Шулай ук ул «Туганайлар» редакциясенең актив эшләвен әйтте.
«Питрауны, бәйрәм атнасын һәрвакыт «Татмедиа»быздан башлап җибәрәбез. Безнең «Туганайлар» газетасында бик матур, чибәр кызлар актив эшләп килә. Чын йөрәктән бәйрәм белән тәбриклим», – дип йомгаклады ул чыгышын.

Чара бүләкләүләр, җыр-биюләр, халык уеннары белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз