Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» янында «Туганайлар» газетасы бишенче мәртәбә Медиапитрау гөрләтте
«Татмедиа» АҖ «Туганайлар» газетасы редакциясе бишенче ел Медиапитрау тантанасын ясады. Биредә Татарстан керәшеннәре, Казан халкы актив катнашты һәм күңел ачты.
«Татмедиа» АҖ һәр редакциясе диярлек бина янәшәсендә урнашкан скверда төрледән-төрле бәйрәмнәр уздыра, шул исәптән «Туганай» керәшен газетасында эшләүче кызлар да. Бүген биредә Медиапитрау тантанасы узды.
Редакция исеменнән «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире, танылган журналист Юлия Губина сәламләде.
«Сезнең барыгызны да шушы матур һәм күркәм бәйрәмдә күрүебезгә шатбыз. Үзебезнең «Татмедиа» җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәбез. Биш ел буе бергәләшеп шушы бәйрәмне уздырабыз. Без бик нык әзерләндек. Безнең «Туганайлар» газетасы журналистлары хәтта Питрау чәйләре әзерләп куйды. Урманнарга-кырларга чыгып, шифалы үләннәр киптереп әзерләп, чәйләр хәстәрләп чыктык. Фотозонабыз янында тәмләп чәй эчәргә мөмкин», – дип белдерде Губина.
«Туганайлар»ның СММ-редакторы Алисә Әхмәтшина
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Шулай ук керәшен газетасы баш редакторы чарада катнашкан артистларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
«Тулы состав белән Татарстан Республикасының «Бермәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле килде. Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәни үзәгеннән «Казансу», «Тумар» ансамбле җырчылары да медиабәйрәмебезгә ямь өсти. Шулай ук сез Алинә Әхмәтшина, Алинә Давыдова, Анастасия Иванова һәм башкаларны күрәсез. Питрау бәйрәме уңаеннан янә бер кат котлыйм», – диде Юлия Губина.

Шулай ук тантана барышында «Татмедиа» АҖ Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз