news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар редакцияләренә: Аудитория белән чаралар үткәрергә кирәк

Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар редакцияләренә: Аудитория белән чаралар үткәрергә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, татар газеталарын чыгаручылар аудитория белән чаралар үткәрергә тиеш. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда әйтте.

«Без редакцияләр өчен мөһим әйберне аңладык. Аудитория белән чаралар үткәрмәсәң, эшләп булмый. Газеталар өчен социаль челтәрдә эшләү дә, чаралар үткәрү дә кирәк. Кеше аралашуга сусаган. Чаралар, бәйрәмнәргә теләп киләләр. Редакция кысаларында халык белән эшләү журналистның иң мөһим юнәлешенең берсе», – дип сөйләде ул.

Ул чит төбәкләрдә эшләүче татар журналистлары өчен онлайн семинарлар булачагын әйтте. Укулар маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә эшләүгә багышлана.

«Безнең әти-әни, әби-бабайлар газеталарны укый әле. Газета чыгару бүгенге көн өчен кирәк эш. Киләчәк турында уйлаганда, балалар турында уйларга кирәк. Алар татар телен белмәсә, безнең эштән нинди мәгънә? Ун елдан тормыш балалар, оныклар кулына күчә, алар татар телендә газета укырмы, телевизор карармы? Аларның кулында телефон, алар видео карый, социаль челтәрдә утыра. Безнең киләчәк алар кулында», – диде ул.

Ул журналистларны блогер булырга да өндәде. «Очрашу саен сезнең арада блогерлар саны артып барыр, дип өметләнәм. Блогерлык юнәлешендә дә эшләргә кирәк. Социаль челтәрдә кеше кешене эзли. Үзегезнең төбәктә блогер булырга да тыршыгыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100