news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Сөембикә» журналында гади хатын-кызлар турында материаллар күрәсе килә

Шамил Садыйков: «Сөембикә» журналында гади хатын-кызлар турында материаллар күрәсе килә
Солтан Исхаков

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков«Сөембикә» журналының «Тышлыкта - кызлар елмая» күргәзмәсе ачылышында катнашты.

«Совет заманында хезмәт кешесенә зур игътибар булган. Бу күргәзмәдә, күрүегезчә, хезмәт кешеләре урын алган. Хәзер һәр тышлыкта җырчы, артист, йолдызларны чыгарырга яратабыз. Чын милләтне барлыкка китерә торган хатын-кызлар аз. Шуңа күрә күбрәк хезмәт кешесен, гади хатын-кызларны күрсәтергә тырышыгыз, йолдызлар белән генә тормыш бармый, диясем килә. Бөтен милләт – шушы апалар кулында», - диде ул күргәзмә ачылышында.

Аның әйтүенчә, «Татмедиа»да бик күп журналлар чыга, ләкин аның иң мөһиме, кирәклесе – «Сөембикә» журналы.

«Чөнки безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз буыннан-буынга бу журналны укыган. Бу журнал, чын мәгънәсендә, милләтебезне тәрбияләгән. Һәр кеше өчен ул җылы журнал. Журнал битләрендә милләтнең йолдызлары, танылган хатын-кызлары турында материаллар чыккан», - диде Шамил Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100