news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев «Сөембикә» журналы күргәзмәсе турында: Бу - милләтебез тарихы

Айдар Сәлимгәрәев «Сөембикә» журналы күргәзмәсе турында: Бу - милләтебез тарихы
Владимир Васильев/архив

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Сөембикә» журналының «Тышлыкта - кызлар елмая» күргәзмәсе ачылышында катнашты.

«Бу - безнең милләтебезнең тарихы. Әлеге күргәзмә үрнәгендә хатын-кызның асылын күрсәтәбез. Күргәзмә белән танышып чыктым: журналда чыккан элекке тышлык һәм геройларның хәзерге фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Вакыт узса да, шулкадәр нурлы йөзләр, ачык елмаю, чибәрлек югалмаган», - диде ул күргәзмә ачылышында.

Аның әйтүенчә, «Сөембикә» – әниләр, апалар яратып укыган журнал. «Журналда иң уңган-булган, чибәр кешеләр тәкъдим ителә, аларның тормыш-яшәеше турында бәян итәләр. Киләчәктә дә «Сөембикә» әйдәп баручы журналларның берсе булсын, милләтебезнең мөлаем йөзе булсын иде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!» – диде Айдар Сәлимгәрәев.

  • «Сөембикә» журналы – 1913 елның октябрь аенда Казанда татар телендә нәшер ителә башлый (1926-1991 елларда «Азат хатын» исеме белән дөнья күрә). Татар хатын-кызлары өчен чыга торган һәм Россиянең барлык өлкәләрендә таралучы бердәнбер журнал. Журнал битләрендә көн кадагында торган актуаль темага интервьюлар укырга була. Күренекле замандашларыбыз белән әңгәмәләр, тарихта эз калдырган татар хатын-кызлары, проза һәм шигърият, татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр, йолалар, табиб, психолог һәм экспертлар киңәше, рецептлар һәм мастер-класслар - болар «Сөембикәнең һәр санында.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100