news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Муса Җәлил мәдәниятебезгә зур өлеш керткән – «Ялкын» журналын оештырган

Шамил Садыйков: Муса Җәлил мәдәниятебезгә зур өлеш керткән – «Ялкын» журналын оештырган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Ялкын» журналын оештырып җибәрүе турында сөйләде.

«Муса Җәлил күп кеше өчен «Моабит дәфтәрләре» белән генә таныш. Минемчә, аның татар мәдәниятенә керткән иң зур өлеше – «Ялкын» журналын оештыру. 18 яшендә үк ул Мәскәүдә татар телендә яшьләр өчен журнал чыгару тәкъдиме белән чыккан булган. Аның хыялы, идеясе бүгенге көндә чынга ашты», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан Кремлендә оештырылган «Ялкын фест» балачак фестивалендә.

Шамил Садыйков әйтүенчә, «Ялкын» журналы бүгенге татар әдәбиятына нигез салган басма дип санала, чөнки күпчелек журналистлар «Ялкын» аша үткән: журналны укыганнар, журнал редакциясендә эшләгәннәр.

«Ялкын» – күпчелек редакцияләрдәге шәхесләргә йогынты ясаган, гомумән, татар журналистикасына нигез салган журнал дип саныйбыз. Бүгенге көндә «Ялкын» – журнал гына булып калмый, ул үзенә күрә бер лабораториягә әйләнеп бара. Монда төрле мультимедияле юнәлешләрдә, медиа проектлар бар, блогерлар белән актив эшлиләр. Аның киләчәге – видео проектларда һәм социаль челтәрләрдә», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

  • «Ялкын фест» балачак фестивале – «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган. Фестивальдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кунакта булды. Ул редакциягә Татарстан Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
  • Фестиваль кунаклары аш-су остаханәләре, блогерлар, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгаларында катнашты. «Алдынгылар» мәйданчыгында республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль программасы кысаларында көн дәвамында күпсанлы мәйданчыклар эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100