news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Һәрберебезнең «Ялкын» журналы белән бәйле үз тарихы бар

Айдар Сәлимгәрәев: Һәрберебезнең «Ялкын» журналы белән бәйле үз тарихы бар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә оештырылган «Ялкын фест» – балачак фестивалендә булды. Аның әйтүенчә, һәр кешенең «Ялкын» журналы белән бәйле үз тарихы бар.

«Барчагызны да матур бәйрәм белән котлыйм! «Ялкын» журналы барыбызга да якын, күпләр бу журналны укып үскән. Биредә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бар, аның шигырьләре дә үз вакытында журнал битләрендә урын алган булган. Ветеран-журналистыбыз Эльмира апа Закирова монда, ул «Ялкын»ның баш мөхәррире булып эшләде. Журналда эшләгән, көч куйган барлык кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең максат – аларның мирасын саклап, яңартып, заманга килештереп, журналның эшчәнлеген дәвам итеп, матур итеп үстерү», - диде Айдар Сәлимгәрәев.

«Ялкын фест» – балачак фестивале – «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган. Фестивальдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кунакта булды. Ул редакция коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

  • Фестиваль кунаклары аш-су остаханәләре, блогерлар, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгаларында катнашты. «Алдынгылар» мәйданчыгында республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль программасы кысаларында көн дәвамында күпсанлы мәйданчыклар эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100