news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Кесә форматындагы яңа китап чыгуга ук 70 проценты сатылып бетә

Бүген «Әдәби кафе»да «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясеннән 12нче китап тәкъдим ителде

Шамил Садыйков: Кесә форматындагы яңа китап чыгуга ук 70 проценты сатылып бетә
Солтан Исхаков

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, кесә форматында чыккан яңа китапларның 70 проценты бик тиз арада сатылып бетә. 

Бүген «Әдәби кафе»да «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясеннән 12нче китап тәкъдим ителде.

«Элек китап чыгару зур вакыйга кебек иде. Китап чыгару, сату зур проблема булды. Хәзер яңа китапларны «пирожки» урынына чыгарып баралар. Аның бернинди авырлыгы да юк. Иң мөһиме – бу китапларның 70 проценты чыгуга ук сатылып бетә. Мондый уникаль хәлне күргән юк иде әле. Авторлар чират тора. Башта китапларны ике мең тираж белән чыгара идек, хәзер – өч мең», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, нәшер итү өчен «кеше укырлык» әсәрләр генә сайлана.

«Бик зур абзыйлар китапны чыгарыгыз әле дип сорап килә. Укып карыйбыз, укырлык түгел. Без су кебек эчелә торган китапларны гына бастырабыз. Язучылар союзында өч йөздән артык язучы бар, әмма, кызганыч, кеше укырлык итеп яза торганнары берничә генә, кызганыч», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100