news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әдәби кафе»да Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы тәкъдим ителде

Китапның авторы Рәфкать Шаһиев әсәрнең идеясе барлыкка килү тарихын сөйләде.

«Әдәби кафе»да Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы тәкъдим ителде
Рамил Гали

«Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы һәм әдәбият галиме Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы тәкъдим ителде. Бу – «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә уникенче китап.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Казан утлары» редакциясенең көчле язучыларны үз тирәсендә туплап торуын ассызыклады. «Журнал һәрвакыт үзенә укучыны тартып торды. Бүген дә көчен югалтмый, ул бик төпле институт дип саныйбыз. Милләтнең дә көче арта. Кесә китаплары чыннан да зур табыш булды. Әсәрләр бик тиз халыкка барып җитә», – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Рифат Җамал «Татмедиа»да матур традиция барлыкка килүен ассызыклады.

«Китап чыгару бала тудыру белән бер дип уйлыйм. Монда бала тудыруның җиңел генә ысулын уйлап тапканнар. Бу – язучыга зур ярдәм. Барысы да бик оператив эшләнә», – ди ул.

Ислам институты галимәсе, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Батыршина әсәрнең эчтәлегенә тукталды. Китаптан өзекне студентлар белән дә укыганнар.

«Хисле, күңелгә үтеп керә торган әсәр. Төп герой – Гайшә татар хатын-кызына хас булган бөтен сыйфатларны үзенә тупланган. Бик матур образ барлыкка килгән. Үз баласын гына түгел, чит җирдә, чит милләт кешесенең балаларын да тәрбияли. Бик киң күңелле мөлаем хатын-кыз. Ул үзенең Коръән китабын югалта. Коръәнен тапса иде, дип хисләнеп укыдык», – дип сөйләде ул. 

Китапның авторы Рәфкать Шаһиев әсәрнең идеясе барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

«Шактый еллар элек Мәскәүдән кайтканда поездга өч ханым керде. Чәчәкле-чуклы күлмәкләр кигәннәр, берсе хиҗабтан. Плацкарт вагон булгач, барысын да күзәтеп торабыз. Мин ул хатын-кызларга өстәге киштәгә әйберләрен куярга ярдәм иттем. Хиҗаблы кыз белән сөйләшү өчен бер сәбәп тә булды. Өч тапкыр кияүдә булуын әйтте, үзенең язмышын сөйләде. Ул язмышны үзебезнең авылга күчердем», – ди ул.

 

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100