Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Садыйков: Һәр татар «Ел татары» исемлегенә эләгү турында хыяллана
Бүген «Миллиард.Татар» басмасы оештырган «Ел татары – 2025» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә җиңүчеләрне бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында игълан иттеләр. Әлеге премияне басма 2022 елдан бирә башлады. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәр ел бәйгедә катнашучылар саны артуын искәртте.
«Шунысы куанычлы, һәр елны рейтингта күбрәк кеше катнаша, бер үк катнашучылар кабатланмый, үзгәреп тора. Ышанып әйтә алам, һәр татар әлеге исемлеккә эләгү турында хыяллана. 3 ел эчендә әлеге исемлеккә лаек булмаган кешеләр эләккәнен күрмәдек. Сайлау нәтиҗәләре һәрвакыт гадел була, елдан-ел әлеге бәйге популярлаша бара, бу да бик мөһим», – дип ассызыклады ул.
Шамил Садыйков шулай ук проектның төп максатларын билгеләп үтте.
«Миллиард.Татар» проектының төп максаты – татар телен, тарихын, мәдәниятен популярлаштыру. Әлеге юнәлештә бүгенге көндә Татарстанда зур хезмәт башкарыла, күпләр акча өчен түгел, нәкъ менә күңел канәгатьлеге, милләтне таныту өчен эшли. Безнең эш –аларга ярдәм итү, киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү. Әлеге исемлеккә үз милләтен, телен, мәдәниятен яратучылар гына керә», – диде ул.
«Ел татары – 2025» бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз