news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2025» бәйгесендә җиңүчеләрне игълан итте

«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2025» бәйгесендә җиңүчеләрне игълан итте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Миллиард.Татар» басмасы оештырган «Ел татары – 2025» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә җиңүчеләрне бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында игълан иттеләр. Әлеге премияне басма 2022 елдан бирә башлады. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Ел җыры» (эстрада) – Раил Арсланов «Син язмышым бүләге»

«Елның алдынгы музыкаль проекты» – «Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале», фестивальнең сәнгать җитәкчесе – дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов

«Ел спортчысы» – Ринат Фәхретдинов – UFC лигасында беренче татар көрәшчесе

«Елның иң мөһим мәдәни чарасы» – Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы

«Иң яхшы татар дизайнеры» – Солтан Салиев бренды

«Елның иң яхшы татар спектакле» – «Без – кырык беренче ел балалары», Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры

«Иң яхшы татарча медиа проект» – «ZATATAR» подкасты

«Иң яхшы һөнәрче» – «Tatar Ornament» – зәркән бизәнү әйберләре бренды, Резедә Әглиуллова

«Иң яхшы тел проекты» – «Идел» үзәге оештырган «Татар яшьләре көннәре»

«Татар өммәте каһарманы» – Кукмара районының Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов

«Безнең дусларыбыз» – Сочида «Рәхәт» татар җәмгыятенә нигез салучы Андрей Алексеев

«Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» – Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Йосыпов

«Елның иң яхшы татар IT-проекты» – Агрегатор An object – Татар IT-проектлар

«Төп татар кызы 2025» – «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова

«2025 елның әһәмиятле вакыйгасы» – Мәктәпләрдә туган тел өчен «көрәш»

«Ел уңышсызлыгы» – Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылуы

«Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рәхимә Хәйрова – Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучысы

«Татарча маркетингының иң яхшы үрнәге» – «МТС» – татар песиләре төшерелгән буклет

«Иң яхшы татар рестораны» – «Кыстыбый»

«Иң актив яшь татар егете/кызы» – Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов

«Кама аръягы ел татары» – Фирдүсә Әюпова – Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры

«Ел музее» – Г.Тукайның Казандагы әдәби музее

«Татар мәдәниятен популярлаштыручы ел проекты» – «Тархан» бәйгесе

Номинацияләрдә җиңүчеләр арасыннан «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк. Халык сайлавыннан тыш, редакция экспертлары билгеләгән аерым номинацияләр бар. Аларны «Миллиард.Татар» редакциясе белән берлектә төрле өлкәдәге экспертлар сайлап алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot