news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Камышлы районы урамына урта гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи исеме бирелә

Самараның Камышлы районы урамына урта гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи исеме бирелә
Абдул Фархан

Самара өлкәсе Камышлы районында яңа урамга урта гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи исеме бирелгән.

«Бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә җирләр бүленде, шуның бер урамына Сәйф Сараи исеме бирелә. Бу хакта Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдиновның карары бар. Тиздән яңа йортлар салына башлый», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» хәбәрчесенә район администрациясендә.

Камышлы районы халкы киләчәктә Сәйф Сараиның музеен булдырырга, аңа бюст куярга хыяллана. «Туган якны өйрәнү музеенда Сәйф Сараиның почмагы бар, аның портреты эленеп тора. Әйтик, Самара өлкәсе Татар Байтуганы авылында сармат чорына караган хәнҗәр табылган иде. Тәңкәләр, акчалар һ.б. шундый экспонатларны барлап, музей да оештырып булыр иде», - дип аңлаттылар администрациядә.

Район халкы мәктәпләрдә Сәйф Сараи укуларын, аңа багышлап, конференцияләр үткәрергә ниятләвен әйтте.

  • Сәйф Сараи 1321 елда Алтын Урданың Камышлы шәһәрендә туган төрки-татар язучысы. «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләре авторы. Сарай әль-Җәдид шәһәрендә укыган. 1380-нче елларда Мисырга күченгән һәм Солтан сараеның канцеляриясендә эшләгән. 1396 елда вафат булган.
  • «Гөлестан» Нидерландның Лейден университеты китапханәсендә саклана. Икенче кулъязма Үзбәкстанда табылган, ул шигырьләрдән һәм «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаныннан тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100