news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәләй Вәгыйзовның туган авылында безнең эрага кадәрге сармат чоры хәнҗәре табылды

Хәнҗәр Татар Байтуганы авылы яшәүчесе бакчасында килеп чыккан.

Сәләй Вәгыйзовның туган авылында безнең эрага кадәрге сармат чоры хәнҗәре табылды
Зилә Мөбәрәкшина

(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзовның туган авылы Самара районы Татар Байтуганында сармат чорына караган хәнҗәр табылды.

«Бу хәнҗәр тимердән ясалган. Мондый хәнҗәрләр сармат чорында, ягъни безнең эрага кадәр ике гасыр һәм безнең эраның дүртенче гасырында кулланылган. Хәнҗәрнең шул чорга караганын боҗрага карап белеп була», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.

Галим фикеренчә, бу якта сармат курганы җимерелгән булуы ихтимал. «Бу җирләрдә зират булырга тиеш. Эзләнергә кирәк», — диде ул.

Сәләй Вәгыйзов музее мөдире Нурания Абзалова әйтүенчә, хәнҗәрне шул авыл яшәүчесе бакчасыннан табып алган һәм алып килеп биргән.

«Хәзер татарлар яшәгән җирләрдә борынгы чорларда, билгеле булганча, сарматлар яшәгән», — дип аңлатты тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәрен хәнҗәрне тикшерәчәкләрен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100