news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры укытучылар җитмәвен әйтте

Радик Газизов әйтүенчә, сәләтле балалар педагогика көллиятен тәмамлап, үзләре дә шушы мәктәптә укытучы була ала.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», гадел Әхмәтҗанов). Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры Радик Газизов татар теле укытучыларын табу проблемасы булуын әйтте.

«Кадрлар белән проблема, әлбәттә, бар. Быел гына биш укытучыбыз декрет ялына китә. Ике кызны көллияткә озаткан идек. Алар мәктәбебезне тәмамлап, педагогика көллиятендә химия, биология факультетында укыганнан соң бездә укытырга килделәр. Бер ел эшләделәр дә кияүгә чыгып, ялга киттеләр», — диде ул «Интертат»ка.

Радик Газизов сүзләренчә, мәктәптә яхшы укыган балалар педагогика көллиятен тәмамлап, үзләре дә бу мәктәптә укытучы була ала.

«Сәләтле балаларны педагогика көллиятенә озатабыз. Хәзер бер егет тарих факультетында, бер кызыбыз башлангычларны әзерләү юнәлешендә укый, инглиз теле укытучысы да көллияттә белем ала. Ветеран укытучыларыбыз да бар. Кемдер бездә — 15, кемдер 20-25 ел эшли», — диде мәктәп җитәкчесе.

Элегрәк Самараның «Яктылык» татар мәктәбенә йөрүчеләр елдан-ел артуын язган идек.


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җанисәп алдыннан республикадан читтә яшәүче татарлар белән онлайн форматта очрашуларын дәвам итә. Самара шәһәрендә яшәүче татарлар да турыдан-туры эфирда төбәктәге милләттәшләребезнең тормышы, мәгариф, мәдәният, дин өлкәләрендәге мәсьәләләре һәм казанышлары турында сөйләде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100