Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салым хезмәте Татарстанда декларация тапшыручылардан казнага 1 млрд сум керүен көтә
3-НДФЛ декларациясе тапшырырга бурычлы гражданнар 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга тиеш.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Салым хезмәте Татарстанда 2020 ел өчен декларация тапшыручылардан казнага 1 млрд сумнан артык салым керүен көтә.
«Керемнәрен декларацияләргә тиешле физик затлардан тулаем 1 млрд сумнан артык суммага 90 мең декларация тапшырылуы көтелә. Бүгенге көнгә 23 мең декларация тапшырылган», — диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Алдарак әйтелгәнчә, 3-НДФЛ декларациясе тапшырырга бурычлы гражданнар 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга тиеш.
«Әгәр гражданнар мөстәкыйль рәвештә 2020 елда алынган керемнәр буенча 3-НДФЛ декларациясен 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса, НДФЛ суммасы салым органы тарафыннан исәпләнәчәк. Салым суммасына пенялар һәм штрафлар да өстәләчәк», — диде Марат Сафиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз