Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
3-НДФЛ декларациясен тапшырмаганнарга салым суммасына пенялар һәм штрафлар өстәләчәк
3-НДФЛ декларациясе тапшырырга тиешле гражданнарга 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга кирәк.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның 30 апреленә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырмаганнарга салым суммасына пенялар һәм штрафлар өстәләчәк.
«Әгәр гражданнар 2020 елда алган керемнәр буенча 3-НДФЛ декларациясен 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса, НДФЛ суммасы салым органы тарафыннан исәпләнәчәк. Салым суммасына пенялар һәм штрафлар да өстәләчәк», — диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Марат Сафиуллин 3-НДФЛ декларациясе мәҗбүри рәвештә тапшырылырга тиешле керемнәрне атады:
- эшмәкәрлек эшчәнлегеннән;
- фатирларны, бүлмәләрне һәм башка милекне арендага бирүдән;
- лотереядә 4 мең сумнан 15 мең сумга кадәр откан акчадан;
- кыйммәтле кәгазьләр сатудан, устав капиталындагы өлешне сатудан;
- бүләк рәвешендә алынган күчемсез милектән, транспорт чараларыннан, акцияләрдән, пайлардан. Якын туганнардан алынган мөлкәт буенча декларация тапшырасы түгел;
- мөлкәткә ия булуның минималь срогы үтмичә милек сатудан. Бүлмәләр, фатирлар, йортлар һәм башка биналар өчен мөлкәткә ия булуның минималь срогы биш ел тәшкил итә, автомобиль өчен — өч ел. Машина алганнан соң өч ел вакыт узмыйча саткан очракта, хәтта бәясе төшсә дә, алган һәм саткан хакларын күрсәтеп, декларация тапшырырга кирәк.
3-НДФЛ декларациясе тапшырырга тиешле гражданнарга 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга кирәк. Әлеге срок салым суммасын кайтартучыларга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз