news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Сәйдәшев – «Аны моң дөньясы җәлеп итә»

Атаклы татар драматурглары Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт белән берлектә Салих Сәйдәшев тарафыннан алтмыштан артык спектакльгә музыкаль бизәлеш, шулай ук музыкаль драма жанрында «Башмагым» (1922), «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1924) һәм башка сәхнә әсәрләре иҗат ителә.​

Салих Сәйдәшев – «Аны моң дөньясы җәлеп итә»

​Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Ул – Җамалетдин Сәйдәшев һәм Мәхүбҗамал Хәмидуллина гаиләсендә унынчы бала. Әтисе вак сәүдәгәр була – читек-кәвеш тегеп, сату итә. Тик аңа төпчек улын кулына алып сөю насыйп булмый – Салих туарга ике атна чамасы калгач, салкын тидереп, бакыйлыкка күчә. Гаиләдәге сигез бала яшьләй вафат була, Салих һәм аның апасы Әминә генә исән кала. Җамалетдин агай вафатыннан соң, аның бертуганының кызы Раузага өйләнгән ярдәмчесе һәм приказчик Насретдин Хәмитов ятимнәр турында кайгыртуны үз өстенә ала.​

Салихка алты яшь чамасы булганда туганнары аның музыкага сәләте барлыгына игътибар итәләр. Рауза апасы һәм әнисенең бертуганы Мәрьям Рәфыйкова ярдәмендә малай гармунда камил дәрәҗәдә уйнарга өйрәнә. Соңыннан Мәрьям ханым: «Мин кечкенә Салихның бармакларын үз бармакларыма бәйләп куям да, аны алдыма утыртып, аның белән әкрен генә берәр төрле җыр көен уйный идек. Берничә тапкыр шулай кабатлагач, ул үзе генә дә уйнап китә иде», – дип искә ала.

Сигез яшендә Салихны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр, тугыз яшеннән Насретдин җизнәсе аны сәүдә эшенә өйрәтә башлый. Әмма малайны ул шөгыль кызыксындырмый, аны моң дөньясы җәлеп итә.​

​Салихның апасы Әминә журналист һәм педагог, Шәрекъ клубын оештыручыларның берсе Шиһаб Әхмәровка кияүгә чыга. 1912 елдан булачак композитор алар гаиләсендә тәрбияләнә. Татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Фатих Әмирхан, драматург Галиәсгар Камал һәм башкалар Әхмәровлар йортында еш була.​ Мәдрәсәнең башлангыч сыйныфларын тәмамлаганнан соң, Салих халык музыканты Заһидулла Яруллинда фортепиано дәресләре ала. 1914 – 1917 елларда Казан музыка училищесында фортепиано классында укый. ​

​1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, Салих Сәйдәшев Коммунистлар клубында үзенең кыллы музыка уен кораллары оркестрын оештыра. 1919 ел башында ул үз теләге белән Кызыл Армиягә китә һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан Оренбург шәһәренә җибәрелә. Демобилизацияләнгәннән соң, 1920 – 1922 елларда Оренбургтагы Шәрекъ музыка мәктәбендә укый, бер үк вакытта укыта һәм берникадәр вакыт аның мөдире дә була. Бу чорда ул үзенең беренче музыкаль әсәрләрен – «Озын сәфәр» җырын һәм «Татар вальсы» инструменталь әсәрен иҗат итә.​

1922 – 1948 елларда (бүленүләр белән) Салих Сәйдәшев Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижер булып эшли. 1929 елда композитор үзенең мәшһүр «Совет Армиясе маршы»н яза. 1930 елларда Салих Сәйдәшев музыкасы халык арасында гаять зур популярлык казана. Татарстан радиосында музыка мөхәррире буларак, ул даими рәвештә төрле музыкаль тапшыруларда чыгышлар ясый.​

Атаклы татар драматурглары Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт белән берлектә Салих Сәйдәшев тарафыннан алтмыштан артык спектакльгә музыкаль бизәлеш, шулай ук музыкаль драма жанрында «Башмагым» (1922), «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1924) һәм башка сәхнә әсәрләре иҗат ителә.​

1939 елда Салих Сәйдәшевка ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.​ Бөек Ватан сугышы елларында Сәйдәшев берничә пьесага музыка, «Ватан» маршын (1943), «Алга» җырын (1941) яза. Ул еш кына симфоник оркестрларда дирижер буларак чыгыш ясый.​ Сугыштан соң композитор өчен катлаулы чор башлана. 

Партия Үзәк Комитеты секретаре Андрей Жданов күп кенә сәнгать эшлеклеләрен тәнкыйтьләгәннән соң, Салих Сәйдәшев театрда һәм радиода эшләүдән читләштерелә. Ул очраклы гонорарлар исәбенә көн күрә. Гонорарлар исә торган саен азая бара. Әмма Салих Сәйдәшев авыр шартларда да эшләүдән туктамый. Нәкъ менә 1948 – 1950 елларда ул Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» һәм Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесаларына музыка, Гай Таһиров либреттосына «Гөлнара» балетын иҗат итә.

Композиторны яклау йөзеннән дуслары һәм аның иҗатын сөючеләр тарафыннан төрле иҗтимагый чаралар уздырыла. Алар аның 50 яшьлегенә багышланган тантана оештыралар. Әлеге бәйрәмдә Сәйдәшевка Татарстан АССРның халык артисты исеме бирелә.​

​Салих Сәйдәшев 1954 елның 16 декабрендә Мәскәүдә вафат була. Аны җирләү көнендә Казан урамнары композиторны соңгы юлга озатырга агылган халык ташкыны белән тула.​ Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә. 

1993 елда Казанда Салих Сәйдәшев музее ачыла. 2000 елда Казанның Зур концерт залына аның исеме бирелә. 2005 елда Казан гуманитар-педагогика университеты бинасы каршында Салих Сәйдәшевка һәйкәл куела.​ Бүген, бөек композиторның вафатыннан соң алтмыш алты ел узгач та, аның татар сәнгатенә йогынтысы таң калдыра. Нәкъ менә Салих Сәйдәшев еракта калган совет елларында хәзерге татар профессиональ музыкасына нигез салды, аны күрелмәгән үрләргә күтәрде, киләчәк музыкаль казанышлар өчен җирлек тудырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100