news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik» проектында ерак районнарда яшәгән балаларның катнаша алмау сәбәбен аңлаттылар

«СалаваTik» проектында ерак районнарда яшәгән балаларның катнаша алмау сәбәбен аңлаттылар
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар проектында ерак районнарда яшәүче балаларның ни сәбәпле катнаша алмаулары турында сөйләде.

«СалаваTik»ларның аерым командасы бар: координаторы, режиссеры һ.б. Татарстан районнарында искитмәле талантлы балалар барлыгын беләбез. Күрәбез, йөрибез, тыңлыйбыз... Әмма дә ләкин репетицияләр кайвакыт атнасына өчәр тапкыр була. Әти-әниләр миннән: «Бер сәгатьтән килеп җитегез», - дигән хатлар да ала. Төрле хәлләр, вакыйгалар була. Шуңа күрә ерак районнарда яшәүче балалар килеп җитә алмаячаклар, мөмкин түгел бу. Арча, Биектау, Лаеш, Питрәч якларыннан Казанга килеп, укучылар бар. Баланың мәктәбе Казанда икән, димәк, ул алга таба репетицияләргә дә йөри алачак», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Зилә Фәйзуллина фикеренчә, проект үсеш кичерәчәк. «Бәлки, алга таба төрле районнарда «СалаваTik»ларны булдырырбыз», - диде ул.

«Төп максат- балаларның «СалаваTik»лар проектында катнашу мөмкинлеге түгел. «СалаваTik»ларга санаулы бала гына эләгә ала. Кастингны зурлап уздырабыз, ләкин аның максаты иң көчле балаларны сайлап алу гына түгел. Әти-әниләр, балалар «СалаваTik»лар турында күбрәк белсеннәр, проектның каналларына кушылсыннар иде. Районнарда төрле түгәрәкләр, музыка мәктәпләре бар. Кем җырларга, биергә тели, алар шунда барып, катнаша, үзләрен күрсәтә ала», - диде «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Аның әйтүенчә, проектның асылы - бер төркем туплап, татар теленә карата мәхәббәт, кызыксыну уяту. «Киләчәктә ничек булыр - карыйк. Бәлки, Арчада, Әлмәттә, Бөгелмәдә «СалаваTik»ларның оешмалары булыр. Бүгенге көндә проектны алып бару өчен теләк, остазлар, әти-әниләр, балалар кирәк. Бүген «СалаваTik»ларны тотрыклы форматта алып бару мөһим. Биш-ун елдан соң, «СалаваTik»ларның нинди форматта үсеп чыгарга тиешлеге билгеле булачак. Бу турыда бик күп фикер алышып була», - диде Тимур Сөләйманов.

«Районнан булган балаларны мин үземчә юатам: «Балакаем, әгәр син татарча сөйләшәсең, «Салават күпере» журналын укыйсың, «СалаваTik»лар җырын җырлыйсың икән, син инде «СалаваTik», - дим. «СалаваTik» булыр өчен, безнең җырларны җырларга кирәк. Ә алар бик гади: әти-әни, әби-бабай, гаилә кыйммәтләре, бәйрәмнәр турында. Җырлар алга таба да күп булыр әле», - диде Зилә Фәйзуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100