news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават шәһәрендә яшәүче кассирның ире урланган акчаны комарлы уеннарда оттырган

Ир-ат хәзер Мәскәүгә телевидениегә барырга һәм россиялеләрдән үзенә акча җыюда ярдәм сорарга ниятли.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда бер банктан урланган 23 миллион сум акчаны Салават шәһәрендә яшәүче кассир хатынның ире комарлы уеннарда оттырган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

«Ир-ат хәзер Мәскәүгә телевидениегә барырга һәм россиялеләрдән үзенә акча җыюда ярдәм сорарга ниятли», - дип искәртә РИА Новости агентлыгы үз чыганагына сылтама белән.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр май ахырында Башкортстанның Салават шәһәрендә Россельхозбанк бүлегеннән 23 миллион сум акча югалуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге акчаны финанс учреждениесендә кассир булып эшләүче Луиза Хәйруллина урлаган дип шикләнәләр. Ул ире һәм ике баласы белән качып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot