ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

23 млн урлаган кассирны тоткарлау видеосы барлыкка килде

5 июль 2019, 15:22

23 млн урлаган кассирны тоткарлау видеосы барлыкка килде Хатын-кызны гаиләсе белән бергә кичә Казанда арендалаган фатирларның берсендә тапканнар.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы Казанда Башкортстан кассирын тоткарлау урыныннан беренче кадрларны бастырган. Кассир банктан 20 млн сумнан артык акча алып чыккан. Тоткарлануның видеоязмасы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында барлыкка килде.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, кичә Казанда арендага алынган фатирларның берсендә Луиза Хәйруллинаны гаиләсе белән тоткарлаганнар. Аны Салават шәһәрендә Россельхозбанк бүлегеннән 23 миллион сум күләмендә акча урлауда гаеплиләр. Хәзерге вакытта урланган акчаларның кайдалыгы ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10