news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Журналист дигән сүз – ул бик зур, бөек сүз

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов журналистларны «усал акыллы» һәм актив булырга өндәде.

Салават Фәтхетдинов: Журналист дигән сүз – ул бик зур, бөек сүз
Солтан Исхак

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Салават Фәтхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган матбугат конференциясендә журналистларга мөрәҗәгать итте.

«Без татарлар бик тиз онытабыз. Илһам абыйның исемен бер залга атап куйдык та, шуның белән тукталдык та. Әйтү белән әйтмәү бер түгел. Шауларга кирәк.

Сездән дә активлык кирәк, журналистлар. Бик матур итеп, берсүзсез тып-тыныч кына утырасыз. Сез әзрәк кенә усалрак, әзрәк кенә таләпчән булсагыз иде. Без конкурслар оештырып кына исем мәңгеләштереп булмый. Сез эшләргә тиеш. Көн саен булмаса да, Илһам абый турында мәгълүмат булырга тиеш. «Илһам, Илһам, Илһам» дип янып торырга тиеш без.

«Журналист дигән сүз – бик зур, бөек сүз. Сез кем белән генә әңгәмә корсагыз да, кем белән генә сөйләшсәгез дә, төрле яктан әңгәмәдәшкә караганда өч тапкыр, биш, ун тапкыр акыллырак булырга тиешсез. Миңа киләләр дә, беренче сорау: «Сезнең ничә машинагыз бар?». Икенчесе – дежур сорау. Өченчесе – «киләчәккә планнарыгыз». Менә бетте, шул өч сорау. Сезгә әзрәк кенә усал, акыллы усал булырга кирәк. Юләр сыман акырып, кычкырып түгел. Әйткән сүзегезгә җавабы да булырга тиеш. Һәр кеше үз сүзенә хуҗа. Мин бүгенге көндә сездән активлык телим. Актив булыгыз, зинһар өчен», – диде Салават Фәтхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100