news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге икенче тапкыр уздырылучы премиягә гаризалар кабул итәләр

Премиянең приз фонды - 600 мең.

Илһам Шакиров исемендәге икенче тапкыр уздырылучы премиягә гаризалар кабул итәләр
Солтан Исхак

Премия 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр тантаналы рәвештә Илһам Шакировның туган көнендә – 15 февраль көнне тапшырыла. Быел Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 августында башланды. Гаризаларны 15 ноябрьгә хәтле кабул итәчәкләр.

Премиянең приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-атка һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин премиянең таләпләре белән таныштырды.

«Бу премия татар мәдәниятен саклау һәм башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан оештырылды. Гаризалар премиягә кандидатны тәкъдим иткән карары һәм иҗади портфолио нигезендә кабул ителә. «Вокал» номинациясендә җырчының башкару осталыгының югары дәрәҗәсе һәм югары яки урта һөнәри вокал белеме булуы белән бәяләнә. Премия бер дан, дәрәҗә булып, татар мәдәни дөньясында барлыкка килде. Конкурс алга таба да үсәр дип өметләнәбез», – диде Дамир Натфуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров премиягә гаризаларның чит илләрдән дә килүен билгеләп үтте.

«Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Республика премиясе дип аталса да, катнашучылар саны да, географиясе дә бик киң. Нигезләмәне без Бөтендөнья татар конгрессының төбәктәге оешмаларына юллыйбыз. Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Төркмәнстаннан, илебезнең җитмеш төбәгеннән катнашучылар бар», – дип сөйләде Данис Шакиров.

2020 елда Илһам Шакиров исемендәге Республика преимясенең беренче лауреатлары булып, «Вокал» номинациясендә хатын-кызлар арасында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, ар-атлар арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров танылды. «Халык җыры» номинациясендә үзешчән артист, Илһам Шакировның бертуганының улы Флер Шакиров җиңгән иде.

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Салават Фәтхетдинов – премиянең жюри рәисе. 

«Беренче премия Филүс Каһировка эләкте. Чөнки бүгенге көндә аннан да татарча җырлаучы кеше юк. Белмим, икенчесендә кем җиңәр. Планканың иң югарысыннан башлап җибәрдек. Икенчесе беренчесеннән авыррак була», – диде Салават Фәтхетдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100