news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов режиссер Барыкинны Тукай премиясенә тәкъдим итүгә фикерен белдерде

Салават Фәтхетдинов режиссер Барыкинны Тукай премиясенә тәкъдим итүгә фикерен белдерде
Солтан Исхаков

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Салават Фәтхетдинов режиссер Алексей Барыкинның Тукай премиясенә кандидат булуына мөнәсәбәте турында сорауга җавап бирде.

Казан дәүләт мәдәният институты шушы уку йортының доценты, сценарист, режиссер Алексей Барыкинны «Заступница», «Осанна», «Святитель» фильмнары өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә тәкъдим итте. Фильмнар православ руханилар турында, «Святитель» фильмы – Казан ханлыгы алынганнан соң бу төбәктәге беренче митрополит Гермоген турында.

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә «Сез дә шул уку йорты укытучысы, Алексей Барыкинны бу премиягә тәкъдим итүгә ничек карыйсыз?» дигән сорауга Салават Фәтхетдинов: «Башка милләт белән бәхәсләшә алмыйм. Мин аларның мәдәниятын да, аларча юньләп сөйләшә дә белмим. Мин күп вакытта үз милләтем, үз телем өчен җавап бирәм», - дип җавап бирде.

Тукай премиясенә кандидат Алексей Барыкин җәмәгатьчелек белән очрашуда православие темасына төшерелгән фильмнарны мөселманнар уңай бәяләвен әйткән иде. «Россия тематикасы белән бәйле рус режиссерының Тукай премиясенә дәгъва кылуы гадәти күренеш түгеллеген аңлыйм. Шулай да, фильм Татарстан белән бәйле, аны Татарстан белгечләре төшерде. Ничек кабул итәрләр – белмим. Фильмнар интернетта бар, карарга киңәш итәм», - диде Алексей Барыкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100