news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Илһам Шакиров премиясе Тукай премиясеннән ким булмаска тиеш

«Шулчаклы зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз», - ди халык артисты.

Салават Фәтхетдинов: Илһам Шакиров премиясе Тукай премиясеннән ким булмаска тиеш

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең приз фонды бәләкәй булуына ризасызлык белдерде. Ул бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

«Иң беренче премиянең бәясенә канәгатьсезлек белдерим әле. Илһам Шакиров кебек кеше соңгы йөз елда тумаячак. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш. Аннан да югары була алмаса да, ким булмасын. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бар.

Бәясен әйтмәсәк күңеллерәк, әйтү оят. Шулчаклы зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз. Аның өчен көрәш барырга тиеш, аның өчен ярыш булырга тиеш», – диде Салават Фәтхетдинов.

  • Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе быел икенче тапкыр үткәрелә. Премиянең приз фонды – 600 мең. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-атка һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100