news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов Фәнис Яруллин белән күрешеп кала алмавына үкенеч белдерде

Камал театры залында Салават Фәтхетдинов концертлары бара.

Салават Фәтхетдинов Фәнис Яруллин белән күрешеп кала алмавына үкенеч белдерде
Рамил Гали

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Фәтхетдинов халык шагыйре Фәнис Яруллин белән күрешеп кала алмавына үкенә. Бу хакта ул үзенең концертында әйтте.

“Фәнис Яруллинның мине күрәсе килүе турында әйткәннәр иде. Аның туган көненә күчтәнәчләр җибәргәнмен, үзем килмәгәнмен. Мин моңа бик үкенәм. Аның янына мин барырга тиеш идем, ул бит инде үзе минем янга килә алмый”, - диде ул һәм сәхнәдән халык шагыйренең бер шигырен укыды.

Быелгы 30нчы юбилей сезонына Салават Фәтхетдинов Фәнис Яруллин шигыренә язылган бер җырны да керткән иде. Концертта яңа җырның премьерасы булды. 

Салават концертларын оештыручылар тамашаларның берсенә шагыйрьнең хатыны Нурсия Яруллинаның чакырылганын әйттеләр.

  • Камал театрында 1 августта Салават Фәтхетдинов концертлары башланып китте. Җырчының 30нчы юбилей сезоны концертлары унтугыз көн барып, 20 августта “Татар моңы” концерты белән төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100