news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәләт»нең Биләр форумында: «Сәләт» – ул күп кешеләр әйткәнчә, мөмкинлекләр мохите

«Сәләт»нең Биләр форумында: «Сәләт» – ул күп кешеләр әйткәнчә, мөмкинлекләр мохите
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумының 31нче сезоны гамәлгә ашырылды. «Сәләт»нең Саба аланыннан Дилә Мәүлитова һәм Илһамия Шәйдуллина да мондагы җәйге яллары хакында фикерләре белән уртаклаштылар.

«Сәләт» – ул күп кешеләр әйткәнчә, мөмкинлекләр мохите. Чөнки монда кайсы гына аланга барма үзеңне төрле яктан ача аласың, талантлы якларыңны үстерергә мөмкин. Ул биюме, театрмы, җырмы яки спортмы – сайлау мөмкинлеге бар. «Сәләт»тә бик нык ошый, ел саен бирегә кайтасы килеп тора», – дип ассызыклады Дилә Мәүлитова «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда.

«Нәкъ шулай, «Сәләт» – ул мөмкинлекләр мохите. Монда, әлбәттә, дуслар, яңа танышлар да табу мөмкинлеге бар. Бар кеше дә монда рухи яктан, тормыш кыйммәтләре буенча да бер-берсенә охшаш. Шуңа күрә дә, биредә аралашулар да җиңел һәм рәхәт», – диде ул.

«Сәләт»нең матбугат үзәгендә эшләүче Әдилә Шакирова Биләрдәге «Сәләт» форумында һәр аланда төрле төбәкләрдән сәлкешләр булуын да билгеләде. Шулай ук бирегә рус балалары килүен дә әйтте. Форум барышында балалар өчен чатырларда төрле тематик юнәлешләрдә: мәгълүмати технологияләр, вокал, бию, дизайн һәм башка өлкәләр буенча дәресләр үткәрү каралган. Аланнар территориясендә спорт мәйданчыклары да оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot