news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәләт»тә төрле елларда катнашучылар гаиләләре белән «Асыл гаилә» җыенына җыелды

«Сәләт»тә төрле елларда катнашучылар гаиләләре белән «Асыл гаилә» җыенына җыелды
Диләрә һәм Айнур Сабировлар гаиләсе уллары Каюм белән
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумының 31 нче сезоны гамәлгә ашырылды. Ул Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән талантлы балаларны һәм яшьләрне җыйды. Форум 8 июльдән 1 августка кадәр уза һәм Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Кырым базаларында уза, 27 сменадан тора. Форумның мөһим вакыйгаларының берсе — «Асыл гаилә» җыены булды. Ул Биләрдә үтте.

«Монда төрле елларда «Сәләт»тә актив катнашкан шәхесләрнең гаиләләре килде, кемнәрдер бәләкәй генә балалары белән дә. Алар өчен төрле актив программалар, остаханәләр оештырылды. Мәсәлән, «Әниләр һәм нәниләр» остаханәсе, спорт уеннары. Һәм кичен «Милли уеннар» дип аталган интерактив тамаша оештырылды. Гомумән, бу «Асыл гаилә» ләр җыены — традицион булып, күп еллар үткәрелеп килә», — дип сөйләде «Сәләт»нең матбугат үзәгендә эшләүче Әдилә Шакирова.

Шулай ук бу «Асыл гаилә» җыенына «Сәләт»нең «Алмагач» мәктәбендә укучы балаларның әти-әниләре килүен дә әйттеләр.

«Мин тормыш иптәшем Диләрә һәм 3 яшьлек улым Каюм белән килдем. «Сәләт»тә 2012 елдан бирле. Хатыным белән биредә таныштык, иң башта сәлкешләр идек, аннары әйдәман, башҗитәк, оештыру комитетында эшләдек. «Сәләт» белән үстек», — диде Айнур Сабиров.

Әңгәмәдәш «Сәләт»нең үзенә тартуын, җәлеп итүен ассызыклады. «Асыл гаилә» җыенында Сабировлар гаиләсе 3 ел рәттән катнаша икән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot