news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе: Аланга татар телен камил белмәгән балаларны да алабыз

«Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе: Аланга татар телен камил белмәгән балаларны да алабыз
Рамил Гали

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова җәйге аланнарга татар телен камил белмәгән балаларны да алуларын әйтте.

«Тел мәсьәләсенә килгәндә, «Сәләт»тә бернинди чикләүләр дә юк. Без татар телен камил белмәгән балаларны да кабул итәбез. Алар телне белми, ләкин белергә тели икән, «Сәләт» аланы  – менә дигән мөмкинлек. Анда татар телле мохит булдырылды. Үзара аралашу, кичке чаралар, татар музыкасы һәм башкалар балада телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртә, телне өйрәнергә теләк уята», - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, 18 көндә бала телне тулысынча үзләштерә алмаса да, яңа сүзләр белә һәм телне өйрәнү теләге белән кайтып китә.

«Ә менә «Раушан» аланына телне камил белү шартын куябыз, анда олимпиадаларда җиңгән балалар эләгә. Кырымда урнашкан базага да телне белү дәрәҗәсен тикшереп сайлап алабыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100