news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт» быелгы 30нчы сезонында 30 алан оештыра

«Сәләт» быелгы 30нчы сезонында 30 алан оештыра
Рамил Гали

Быел «Сәләт»нең 30нчы сезоны уза. Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Кырым базаларында 30 җәйге профильле смена оештырыла.

«Җәй дәвамында 30 алан үткәрәбез. Быел яңа аланнар барлыкка килде. Чувашия республикасында «Сәләт – Батыр» үзәге ачылачак, анда 4 смена уздырабыз. Булган сменаларның программаларын яңарттык. «Аргамак» базасында яңа сменалар бар. «Болгар – Туган тел» аланы быел ике смена форматында узачак. Икенче сменаны «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергә үткәрергә ниятлибез. Биләр тыюлыгында «Сәләт» форумы 6 смена форматында узачак», – дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Ул Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә 4 җәйге смена узачагын әйтте. «Кырымдагы сменага гаризалар бар, сораучылар күп. Куркынычсызлык таләпләре оештырылган, керә торган җирләрдә сакчылар тора, медицина хезмәте бар, әйдаманнар, база командалары әзер», – диде ул. 

Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова «Сәләт»нең 1 алан һәм 65 баладан башланган хәрәкәт булуын искә алды. «Ел саен без алар белән тыгыз элемтәдә. Узган елда «Сәләт» хәрәкәте белән бердәмлектә 100гә якын проект оештырылды. «Сәләт» хәрәкәте күп кенә төбәкләрдә алып барыла», – диде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100