Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәймиев Татарстанда сайлауларда Путин кандидатурасын тәкъдим итәчәк
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республикада Россия Президенты Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта ул кичә төбәк сайлау штабының инициатив төркеме әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.
Шәймиев аңа хәзерге дәүләт башлыгының федераль дәрәҗәдә ышанычлы заты булырга тәкъдим итүләре турында сөйләде, әмма ул төбәк кысаларында эш алып бару карарын кабул иткән. Аның сүзләренчә, «әгәр ил мәнфәгатьләреннән чыгып карасаң, Владимир Путиннан яхшырак кандидатура табып булмый».
Искәртик, ышанычлы затлар белән очрашуны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр уза, ул агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында була. Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан кабул ителде. Хәзерге вакытта сайлауга өч кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) кертелгән инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз