news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Путинның ышанычлы затлары белән очрашуда: Татарстан үрнәк күрсәтергә тиеш

Татарстанга зур өмет баглыйлар, без моны акларга тиеш. Республика үрнәк күрсәтергә тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның региональ сайлау штабы ышанычлы затлары һәм инициатив төркеме әгъзалары белән очрашуда әйтте.

«Без үсешебездә шундый дәрәҗәгә ирештек. Ә билгеле бер уңышларга ирешкәннәргә һәрвакыт авыррак. Алда калу һәм әйдәп баручы булу — ул һәрвакыт күпкә авыррак. Ләкин бу алга бару, алга <...>. Бу буш сүзләр түгел, ә бик зур җаваплылык. Иң кечкенә эшләп бетермәгәнлек тә билгеле бер югалтуларга әйләнә. Без бары тик алга барырга, үрнәк күрсәтергә тиеш. Безнең язмышыбыз шул һәм ул начар түгел», — диде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук үзенә Владимир Путинның федераль дәрәҗәдә ышанычлы кешесе буларак чыгыш ясарга тәкъдим итүләрен, әмма ул әлеге эшне республикада алып барырга карар кылуын әйтте.

«Әгәр ил мәнфәгатьләреннән чыгып эш итсәк, ә без ил мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиеш, булганнан яхшырак кандидатура таба алмыйбыз, моны кадерләргә кирәк. Хәтта Көнбатышта да моны таныйлар», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның региональ сайлау штабы ышанычлы затлары һәм инициатив төркеме әгъзалары белән очрашуны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан кабул ителгән, шул исәптән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан, ул сайлауларга үзен үзе тәкъдим итеп бара. Хәзерге вакытта сайлауларга өч кандидат кертелгән: Владислав Даванков («Новые люди» партиясеннән) һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФтан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100