news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Сайлауларга тыкшынуны булдырмас өчен Татарстанда барлык чаралар күреләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабы ышанычлы затлары һәм инициатив төркеме әгъзалары белән төшке аш форматында очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты, ул Владимир Владимировичның ышанычлы кешесе сыйфатында республикада әлеге эшне алып барырга карар кабул итүен белдерде.

Очрашуны ачып, Татарстан Рәисе Президент сайлауларына төгәл ике ай калганын искәртте. Ул Владимир Путинның һәрвакыт Россиянең күпмилләтле халкына таянуын һәм сайлауларда үз-үзен тәкъдим итү тәртибендә катнашырга карар итүен билгеләп үтте.

«Сез беләсез, сайлау кампаниясе тышкы авырлыклар шартларында уза. Татарстанда вәзгыятьне тотрыксызландыру һәм сайлауларга тыкшыну ихтималын булдырмас өчен барлык чаралар да күреләчәк дип ышандырам», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул бигрәк тә хәзер илнең казанышлары турында конкрет мисалларда сөйләү мөһим, дип өстәде һәм халык белән диалогның мөһимлеген ассызыклады.

«Хакимият гражданнарның мөрәҗәгатьләренә бик игътибарлы булырга тиеш», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Көнбатыш илләренең тышкы басымына карамастан, республика барлык белдерелгән программаларны 2023 елда гамәлгә ашырды, планлаштырылган объектлар вакытында тапшырылды, диде ул. Бу эш федераль ярдәм булганга мөмкин булды, дип өстәде Татарстан Рәисе.

Очрашуда ышанычлы затлар — «Мин булдыра алам» («Я смогу») коммерцияле булмаган автономияле оешма рәисе Марат Ильясов, Татарстанда «Халык фронты» региональ башкарма комитеты җитәкчесе — «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов, Россия җыелма командасы составында хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, хәйрия проектына нигез салучы җәмәгать эшлеклесе Алинә Гыймалтдинова катнашты.

Моннан тыш, очрашуда инициатив төркем әгъзалары — Россия Герое Рәсим Баксиков, Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, «Җиңү өчен! Казан» («Zа Победу! Казань») халык гуманитар хәрәкәтен оештыручы, «Герой хатыннары» федераль проекты катнашучысы Евгения Коцарь, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, «Рус география җәмгыяте»нең Татарстан бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер, Владимир Путинның төбәк сайлау штабы әгъзалары Яна Сюрикова һәм Дамир Нургалиев катнашты.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, илнең сайлау системасы булачак сайлауларны Россия гражданнары таләп иткәнчә оештыру һәм үткәрү өчен көчле ныклык запасына ия.

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан кабул ителгән, шул исәптән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан, ул сайлауларга үзен үзе тәкъдим итеп бара. Хәзерге вакытта сайлауларга өч кандидат кертелгән: Владислав Даванков («Новые люди» партиясеннән) һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФтан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100