Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шәймиев: Катлаулы хәлләр безне берләштерә, шуңа Россия җиңелмәс

Кискен хәлләр Россия халкын берләштерә, шуңа күрә безне җиңеп булмый. Бу хакта Ватан Геройлары көненә багышланган тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.
«Бүген без бөтен ил белән Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәбез. Шулай да, халкыбыз нинди яхшы безнең. Моны бүген безнең һәрберебез тоя. Безнең нинди бердәм халык булуыбыз һәм үз илебез бөтенлеген кадерләвебез һәрнәрсәдә чагыла», — диде Шәймиев.
Аның фикеренчә, мондый истәлекле көннәр татарстанлылар өчен бәйрәм генә түгел, ә һәркемнең тормышындагы вакыйга булып тора.
«Бу бәйрәмнәрне шулай кадерләвебез һәм шулай бәйрәм итүебез дөрес тә. Болар — тынычлыкка ирешү бәйрәмнәре», — дип ассызыклады Дәүләт Киңәшчесе.
Бу дөньяда көчле булырга кирәк, һәм Россиянең үзен яклый алуы кыйммәт тора, дип йомгаклады ул.
«Без — көчле, шуңа күрә илебез дә көчле. Әлбәттә, күп нәрсә илебезне җитәкләүчеләргә, барлык моментларны исәпкә алырга тиешле кешеләргә төшә», — диде Шәймиев.
Ул шулай ук тантанада катнашучыларга Ватанны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Бу хәлләр безне берләштерә, шуңа күрә безне җиңеп булмый», — дип нәтиҗә ясады Дәүләт Киңәшчесе.
Ватан Геройлары көненә багышланган тантана Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында узды. Очрашуда катнашучыларга шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, араларында татарстанлылар да күп булган махсус хәрби операциядә катнашучылар бүген үз тормышларын куркыныч астына куеп, Ватан иминлеген тәэмин итү һәм Россия суверенитетын саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Махсус операция зонасында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә Рөстәм Миңнеханов бер минут тынлык игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз