news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов махсус операциядә һәлак хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык игълан итте

Миңнеханов махсус операциядә һәлак хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык игълан итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казан Кремлендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы кабул итү узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

«Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары гаилә әгъзаларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Һәркайсының батырлыгы — безнең өчен намус һәм кыюлык үрнәге, үсеп килүче буыннар өчен якты, лаеклы үрнәк булып тора. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм»,— диде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, араларында татарстанлылар да күп булган махсус хәрби операциядә катнашучылар бүген үз тормышларын куркыныч астына куеп, Ватан иминлеген тәэмин итү һәм Россия суверенитетын саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Татарстанда барлыгы 433 Ватан Герое (шул исәптән, 419ы үлгән) исәпләнә: 353 Советлар Союзы Герое (исәннәр юк), 51 Дан ордены тулы кавалеры (исәннәр юк), 29 Россия Федерациясе Герое (шуларның 14е исән), шул исәптән 11 кешегә герой исеме махсус хәрби операция барышында бирелгән (дүртесенә — үлгәннән соң).

18 геройга исемнәр башка хезмәтләре өчен элек бирелгән булган, аларның 7се исән. Моннан тыш, республикада 15 Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Даны һәм Россия Хезмәт Герое ордены тулы кавалерлары яши. Шулай ук Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган 20 кешегә махсус хәрби операция барышында Россия Федерациясе Герое исеме бирелә, шуларның алтысына — үлгәннән соң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100