news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саимә Ибраһимова белән хушлашу урыны билгеле

Саимә Ибраһимова иртәгә Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнәчәк.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова). Күренекле журналист, язучы Саимә Ибраһимова иртәгә Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнәчәк.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәбәр итүенчә, аны иртәгә сәгать 9.30да 12нче хастаханәнең моргыннан алып китәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, язучы Саимә Ибраһимова 93 яшендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot