news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат

Саимә Ибраһимовага 93 яшь иде.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат.

«Татар әдәбияты тагын югалту кичерә — күренекле язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова 93 яшендә арабыздан китте», — дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Татарстан Язучылар берлеге идарәсе мәрхүмәнең якыннарына, туганнарына сабырлык тели. Корбан гаете алдыннан бакыйлыкка күчкән каләмдәшебезнең гүре нурлы булсын», — диелә хәбәрдә.

  • Тәрҗемәче һәм күп кенә әдәби-публицистик мәкаләләр һәм язмалар авторы Саимә Ибраһим кызы Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында туа. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты бүлекләрендә мөхәррир, республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1960 елның декабреннән башлап ул пионер газетасы «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, редакциянең җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара.
  • Туксанынчы елларда чит илләрдә яшәүче татарлар өчен нәшер ителгән «Дөнья» газетасында баш мөхәррир урынбасары, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә әдәбият бүлеге мөдире булып эшли, «Сөембикә» журналының тарихи мирас, чит өлкәләр һәм мәмләкәтләр бүлеге мөхәррире хезмәтен башкара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100